ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 21 халыкара рейслар. 3187 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2752 кеше килгән.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Территориаль органы  вәкилләре катнашты.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
5-6 июньдә Татарстан Республикасында “Тимер юлда йөри торган машина төзелеше өлкәсендә Россия-Германия хезмәттәшлеге перспективалары турында” халыкара конференциясе үз эшен башлады.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 45 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 73 очрагы, 103 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 861 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен “Сбербанк России” ААҖ “Татарстан Республикасының транспорт картасы” проектына кушылды.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе Русия көнен бәйрәм итү чорында пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрүен хәбәр итә.

“Федераль пассажир компаниясе” ААҖ үзе хезмәт күрсәткән ил эчендә йөрүче поездларның купе һәм СВ вагоннарында пассажирлар йөртүгә җәйге чорда тарифларны төшерергә дигән карарга килгән.

Автобуслар Казаннан һәр көнне сәгать 10.00 һәм 17.45 кузгалып китәләр, Болгардан – 06.00 һәм 14.00.  
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 26 халыкара рейслар. 3176 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2877 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International