ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 336 автобус чыккан.

9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
6-8 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 282 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 246 очрагы, 478 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2679 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Минскиның автомобиль заводы орлык ташучыйөк автомобиленең МАЗ 650108-250-000 яңа моделен җитештерә башлады. Әлеге транспорт чарасы белән 2014 елның гыйнварыннан РФ төбәкләре дә тәэмин ителә.
10 июньнән 10 июльгә кадәр ремонт эшләре бару сәбәпле транспорт хәрәкәте өчен Казан - Шәмәрдән  автомобиль юлының Сатыш - Байлар Сабасы участогы вакытлыча ябыла.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

8
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 29 халыкара рейслар. 3290 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3564 кеше килгән.

7
июнь, 2014 ел
шимбә
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 345 автобус чыккан.

6
июнь, 2014 ел
җомга
Татарстанда автомобиль транспортында газ-мотор ягулыгын киң куллану һәм ГМЯдагы автобусларны эксплуатацияләү шактый зур икътисадый нәтиҗәләр бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы регионнарында мотор ягулыгы сыйфатында газ куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Түбән Новгород шәһәрендә узган бу киңәшмәне ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, анда шулай ук Россия Федарациясе Энергетика министры Александр Новак, Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Транспорт министры Максим Соколов, ИФО регионнары губернаторлары, «Газпром» ААҖ, автомобиль техникасы җитештерү компанияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 35 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы, 74 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 906 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Бәйге вагоннарга техник хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, һөнәрнең статусын һәм престижын үстерү, депоның иң яхшы вагоннарны тикшереп карап тотучыларны ачыклау максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International