ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Очышлар 18 августтан сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 100 урынлы Embraer 190 самолетларында башкарылачак.
1 июльдән Казан-Волжск-Казан юнәлешендәге 6327/6322 нче поезд Паратск станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк, Паратск-Волжск участогында расписаниедән алына.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 24 халыкара рейслар. 3769 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3412 кеше килгән.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
7 июньдә Италия авиакомпаниясе Казан аэропортыннан Риминига беренче рейсны башкарды.
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 72 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 62 очрагы, 86 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 710 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Русия көнен бәйрәм итү чорында пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен “Көньяк” автовокзалы 8 юнәлеш буенча муниципалитетлар арасында өстәмә рейслар оештыра.
18 нче июньнән № 6421 Сосновка – Казан һәм № 6422 Казан – Арча поездлары үзгәртелгән график буенча хәрәкәт итәчәк.
10-20 июнь көннәрендә Татарстанда «Мотоцикл» ункөнлеге уза. Чарада патруль мотоциклларында юл-патруль хезмәте нарядлары җәлеп ителәчәк. Ункөнлек барышында үзләренең транспорт чараларын тиешле тәртиптә теркәмәгән мотоциклчыларга аерым игътибар бирү күздә тотыла.
«Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе 2014 елның 3 июненнән Түбән Кама-Екатеринбург-Түбән Кама юнәлешләрендә яңа регуляр рейслар ачты.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, 2014 елның 23, 25, 27 июнендә 6525/6526 нчы Янаул-Ижевск шәһәр яны поездының Кичево-Ижевск участогында расписаниесе үзгәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International