Бүген “Татарстан Республикасы тәҗрибәсендә авыл юллары төзелеше” киңәшмәсендә катнашучылар Питрәч һәм Теләче муниципаль районнарында булдылар

2014 елның 14 июне, шимбә
Бүген “Татарстан Республикасы тәҗрибәсендә авыл юллары төзелеше” киңәшмәсенең икенче – практик өлеше узды. Анда  ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Идел буе федераль округының юл предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Питрәч һәм Теләче муниципаль районнарында булдылар. Монда аларны торак пунктларга керү юлларын норматив хәлгә китерү эшләренең барышы белән таныштырдылар.
Питрәч муниципаль районында “Иске Шигали-Питрәч”-Кечкенә Пүчинкә, Теләче муниципаль районында “Арча-Теләче” - Төрек-Тәмте автомобиль юлларын карадылар.  
Кунакларны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин һәм “Главтатдортранс” ДКУ директоры Элуард Данилов озата бардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International