ТР Хөкүмәте Йортында Болгар һәм Зөягә транспорт үтемлелеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2014 елның 13 июне, җомга
      ТР Хөкүмәте Йортында борынгы Болгар шәһәренә һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә транспорт үтемлелеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Россия транспорт министры Максим Соколов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
      Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачканда билгеләп үткәнчә, республикада РФ Транспорт министрлыгы белән бергә проектлар тормышка ашырылды һәм ашырыла.
      Бүген республиканың транспорт тармагы алдында торган мөһим бурычларның берсе – Болгар һәм Зөянең истәлекле урыннарында туристлар агымына хезмәт күрсәтү. “Хәзер безгә туристларыбызга хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен хәл итү мөһим. Аларның саны елдан-ел арта, һәм без тимер юл һәм һава транспорты буенча алга китсәк тә, су транспорты әлегә түбән дәрәҗәдә кала”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
      ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, ел саен Болгар һәм Зөя яныннан якынча 600 зур теплоход уза, алар фарватер тиешле тирәнлектә булмау сәбәпле, туктый алмый.
      “Шулай итеп без истәлекле урыннарда булырга әзер якынча 100 мең туристны югалтабыз”, - дип билгеләде ул. Аның сүзләренчә, Болгарда елганы тирәнәйтү буенча эшләр 220,9 млн.сумга бәяләнә, ләкин бу сумманы 151 млн.сумга кадәр киметеп була. Зөядә мондый эшләр 79 млн.сумга бәяләнә.
      Россия транспорт министры Максим Соколов хәбәр иткәнчә, Россморречфлот федераль агентлыгы тарафыннан Болгар һәм Зөя янындагы су акваторияләрен тирәнәйтү мәсьәләсе каралган, эшләр быел башлана ала, Иделдәге суның тирән булмавы моңа ярдәм итә.
      ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов Болгарда республикада булган “Цессна” очкычларында һава экскурсияләрен оештыру буенча планнар белән уртаклашты. Казаннан бару-кайту бер кешегә якынча 5 меңгә төшәчәк - бу рейс 80 процентка тулы булганда шулай. Болгарда очып китү-утыру полосасы бар, ләкин пассажирларны тикшерү пунктын җиһазландыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
      РФ транспорт министры Максим Соколов билгеләп үткәнчә, авиация маршруты шулай ук үсә ала, бигрәк тә Казанның Идел буе федераль округында төбәк авиация үзәге булуын исәпкә алып.
      ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарга һәм Зөягә маршрутларга хезмәт күрсәтә алырлык елга суднолары флотын яңарту турында сөйләгәндә, беренче чиратта, бизнес-план төзергә йөкләде. Якын планнарда – Горький исемендәге заводта ике “Метеор”ны капиталь ремонтлау, алар аннары Болгарга юл алачак.
      “Горький исемендәге завод үрнәк булып тора, - дип белдерде Максим Соколов. – Аның судноларына Иделдә генә түгел, ә төньяк елгаларда да ихтыяҗ бар. Бу безнең ил судно төзелешенең матур мисалы булыр дип өметләнәм”.
      ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казаннан гына түгел, ә республика районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән Болгарга һәм Зөягә туристлар санын арттырырга өндәде.
Киңәшмәдә шулай ук Казаннан Болгарга юл буйлап истәлекле урыннарда булу белән автобус маршрутлары төзү тәкъдиме әйтелде.
      Россия транспорт министры республиканың Болгар һәм Зөягә транспорт үтемлелеген яхшырту буенча инициативаларын игътибар белән карарга һәм булышырга вәгъдәләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International