Ленар Сафин РФ бюджетыннан финанслау өчен объектларны сайлау критерийларын үзгәртүне тәкъдим итте

2014 елның 13 июне, җомга
      Бүген Казанда Татарстан тәҗрибәсендә авыл юллары төзелеше турында сөйләштеләр. Киңәшмә РФ транспорт министры Максим Соколов, “Росавтодор” Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашында узды.
      Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, РФ транспорт министры Максим Соколов билгеләп үткәнчә, киңәшмәнең темасы федераль үзәкне генә түгел, ә илнең субъектларын, авылда яшәүче һәм эшләүчеләрне дә борчый.
      “Авылда эшләүчеләр һәм хезмәт итүчеләр ел дәвамында башка торак пунктлар һәм төбәк, федераль юллары челтәре белән даими каты өслекле элемтәнең дефицитын һәм юклыгын тоя, - дип билгеләде ул. – Транспорт һәм халык хезмәтләре өчен уңайлы юллар булдыру өстенлекле эшләрнең берсе булып тора”.
      Соколов бу мәсьәләдә федераль үзәкнең төбәкләр белән көчен берләштерү мөһимлеген ассызыклады. Алга таба РФ транспорт министры якындагы 10 еллыкка юллар төзү темпларын арттырырга кирәк, диде. “Нәкъ менә авыл юлларын булдыру хисабына без бу бурычны башкара алабыз”, - дип саный М. Соколов. Шул ук вакытта ул субъектлар чыганакларының чикле булуын билгеләде.
      Чыгышы барышында министр хәрәкәт интенсивлыгы зур булмаган урыннарда каты өслекле юлларны җиңеләйтү механизмын карарга тәкъдим итте.
      “Транспорт тармагын үстерүгә салынган һәрбер сум туры бюджет керемнәре нәтиҗәсен бирә, - диде Транспорт министрлыгы башлыгы. – Без авыл икътисадын алга җибәрә торган проектларның юллар белән тәэмин ителүен уйларга тиеш. Финанс чыганаклары чикле булганда, бу бурычны тиз һәм нәтиҗәле ысуллар белән хәл итәргә кирәк”.
      “Бөтен заманнарда авылны саклауга зур игътибар бирелде, шул исәптән авыл юлларының торышына һәм сыйфатына, - дип билгеләде А.Песошин. – Яңа трассалар ядәмендә кешеләрнең тормышы үзгәрә, инновацион бизнес үсеше өчен шартлар булдырыла. Яңа юлларның үсеше авыл предприятиеләренең барлыкка килүенә ярдәм итә”. Соңыннан ул бу тармакта ТР буенча статистик мәгълүматлар китерде.
      “2013 нче елда республиканың юл хезмәткәрләре тарафыннан якынча 300 километр автомобиль юлы төзелгән һәм якынча 450 километр юл ремонтланган. 1600 километр автомобиль юлын ремонтлау, каты өслекле юллары булган торак пунктлар санын 81 процентка җиткерү бурычы куела”, - диде ул.
     Соңгы елларда республикада торак пунктларга якынча 300 керү юлы төзелүгә карамастан, бу юнәлештә эш әле күп, дип ассызыклады Песошин. Шулай, якынча 700 торак пунктка керү юлы юк.
      Якындагы 10 елда юллар төзелеше күләмен икеләтә арттыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән авыл җирлегендә автомбиль юлларын проектлау һәм төзү норматив техник базасын формалаштыру буенча бурычлар турында “Росавтодор” Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт хәбәр итте. “РФ субъектларында юллар төзелеше проблемасы хезерге вакытта агентлыкта зур борчу тудыра, - диде ул. – Авыл юллары төзелешенең түбән темпы авыл юлының километры кыйммәткә төшүе белән бәйле”.
      Старовойт хәбәр иткәнчә, бу юнәлештә РФ субъектлары чыгымнарын оптимальләштерү төп бурыч булып тора. “Росавтодором" "РосдорНИИ" белән бергә ТР территориясендә түбән интенсивлык белән автомобиль юлларын проектлау һәм төзү кагыйдәләре җыелмасын эшли.
      “ТР тәҗрибәсендә авыл юллары төзелеше” доклады белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады: “Бүген республикада 3073 торак пункт бар, аның 2225е каты өслекле юллы, торак пунктларның 24 проценты юлсыз кала бирә. Агымдагы елда 68 торак пунктны каты өслекле юл белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Гомуми озынлыгы 144, 4 км булачак, - диде Сафин.
      2014 нче елга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы торак пунктларны һәм аларның урам-юл челтәрен тоташтыручы автомобиль юлларына төп материал буларак вак таш-ком катнашмасын куллану бурычын куйган. 28 торак пунктны тоташтыру планлаштырыла.
      Киңәшмә соңында Л. Сафин РФ бюджетыннан финанслау өчен объектларны сайлау критерийларын үзгәртү буенча тәкъдимнәрне атады. Ул 2011 нче елның 1 нче гыйнварына объектның статистик күзәтү формасында булуын бетерергә тәкъдим итте, ә авыл торак пунктында даими яшәүче халыкның саны, аның сүзләренчә, 100 һәм аннан күбрәк кеше булырга тиеш.
      Иртәгә киңәшмәдә катнашучылар республиканың Питрәч һәм Теләче районнарында торак пунктларга керү юлларын норматив хәлгә китерү эшләренең ничек барышын үз күзләре белән күрәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International