«Казан» халыкара аэропортының пассажирлар агымы 5 ай эчендә 14,7% артты

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның беренче 5 аенда «Казан» халыкара аэропортының пассажирлар агымы 671 201 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,7% күбрәк.
 
Эчке һава юнәлешендә отчет чорында 368 530 кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу 2013 елның шул ук чорыннан 20,3% күбрәк. Иң популяр юнәлеш булып Мәскәү тора. Гыйнвар-май айларында әлеге юнәлештә 297 000 кеше очкан. Моннан тыш, пассажирлар Санкт-Петербург һәм Сочига еш очканнар. Шулай ук Казан-Уфа-Сургут һәм Казан-Челябинск-Новосибирск рейслары да еш файдалануда.
 
Халыкара линияләрдә пассажирлар агымы 16% артты һәм 302 671 пассажир тәшкил итте. БИБ (СНГ) илләренә түбәндәге рейслар белән файдаланучы күп булган: Дүшәмбе, Худжанд, Ташкент һәм Алма-Ата. Шулай ук чит ил юнәлешләрендә Хургада, Шарм-Эль-Шейх, Дубай, Шарджа, Бангкок, Пхукет, Анталия, Стамбул, Гоа курортлары артыграк күрелгән.
 
2014 елның гыйнвар-май айларында самолетларның очу саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18,8% (+791) арткан.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International