18 июньнән расписаниедә Столбище поселыгына кадәр шәһәр яны поездлары барлыкка киләчәк

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
       18 июньнән “Казан-Аэропорт” юнәлешендә Столбище поселыгына кадәр шәһәр яны поездлары йөри башлаячак.
      Свияжск-Казан (№ 6304) һәм Казан-Свияжск (№ 6001) шәһәр яны поездлары Столбище тукталышы платформасына кадәр озайтылачак.
      Шулай ук ике яңа маршрут билгеләнгән: Казан-Столбище (6704 нче поезд) һәм Столбище-Казан (6703 нче поезд).
      Казан-Столбище маршруты буенча йөрү бәясе 18 сум тәшкил итәчәк.
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International