6-8 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 282 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
      6-8 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 282 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 246 очрагы, 478 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2679 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Республикада июньнең 8 көне эчендә 121 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 153 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International