5 июньдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы ачыкланган

2014 елның 6 июне, җомга
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 35 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы, 74 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 906 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Июньнең 5 көне эчендә республикада 74 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 9 кеше һәлак булган һәм 90 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International