Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә “Иң яхшы вагоннарны тикшереп карап тотучы” бәйгесе булып узды

2014 елның 6 июне, җомга
Түгәрәк Аландагы вагоннар депосы базасында вагоннарны тикшереп карап тотучылар арасында һөнәри осталык бәйгесе булып узды. Бәйге вагоннарга техник хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, һөнәрнең статусын һәм престижын үстерү, депоның иң яхшы вагоннарны тикшереп карап тотучыларны ачыклау максатыннан үткәрелде.
Бәйгедә Ульяновск, Биклән, Түгәрәк Алан һәм Бөгелмә станцияләреннән  14 эшче катнашты.
Бәйге биш этаптан торды, һәрберсенә теория һәм практика өлеше кергән иде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Юрий Плотницкий (Түгәрәк Алан), икенче урынны Александр Горожанкин (Бөгелмә), өченче урынны Радик Галлямов (Түгәрәк Алан) яуладылар.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International