Казанда “Тимер юл техникасы җитештерүчеләре берләшмәсе” һәм Германиянең Тимер юл сәнәгате берлегенең халыкара конференциясе үз эшен башлады

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
5-6 июньдә Татарстан Республикасында “Тимер юлда йөри торган машина төзелеше өлкәсендә Россия-Германия хезмәттәшлеге перспективалары турында” халыкара конференциясе үз эшен башлады.
Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тимер юл техникасы җитештерүчеләре берләшмәсе” (“ОПЖТ”), Германиянең Тимер юл сәнәгате берлеге (VDB) оештырды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Тимер юл техникасы җитештерүчеләре берләшмәсе” вице-президенты Николай Лысенко һәм VDB президенты Мартин Ланге рәислегендә узды.
Конференциянең беренче көне кысаларында кооперация биржасы һәм ТР сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе булды. Биржада Россиянең һәм Германиянең алдынгы предприятиеләре вәкилләре кергән. Татарстан предприятиеләре арасында “ИНВЭНТ” компанияләре төркеме, “Алабуга автомобиль заводы производство берләшмәсе” ААҖ, “Татэлектромаш” ААҖ, “КАПО-Композит” ЯАҖ, “Казан электр техникасы заводы” ААҖ, “Казан мотор төзелеше производствосы берләшмәсе” ААҖ һәм “ПРЕТТЛЬ-НК” ҖЧҖ тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International