Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 171 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 88 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 81. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 43 рейс башкарылды, шул исәптән 9 – чартер, 6 – халыкара рейслар. 1699 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2035 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 45 рейс башкарды, тоткарланып – 1.
      31 нче гыйнварда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -17 -22 гр., көнчыгыш районнарда -25 гр. кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International