Чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
      Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.
     Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре  “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ һәм “Бегишево” Аэропорты” ААҖнең 2013 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясадылар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча 2014 елга предприятиеләрнең икътисади күрсәткечләрен яхшырту буенча төп чаралар билгеләнде.
       Шулай ук катнашучылар “Ак Барс Аэро” ААҖ, “Татарстан” Авиакомпаниясе” ААҖнең аэропортларда җир өсте хезмәте өченүзара исәп-хисап ясау мәсьәләсен карадылар. Республика аэропортлары һәм авиакомпанияләре арасындагы бурычларны бетерү буенча чаралар комплексын эшкәртү турында карарга киленде.      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International