Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында коронавирус йогышын профилактикалау кысаларында ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатуның беренче этабы узды.
Министрлыкның барлык хезмәткәрләре алдан антитәнчекләр булу-булмауга тестлар тапшырдылар. Вакцинация алдыннан табиб-терапевт һәрберсенең температурасын үлчәде. Прививка ясатучыларга үз хәленең динамикасын ничек күзәтергә кирәклеге аңлатылды.
21 көннән вакцинацияләүнең икенче этабы планлаштырылган.