Казан аэропортында «Мин самолетка өлгерәм! » дигән яңа хезмәт барлыкка килде

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Мин самолетка өлгерәм!» дип аталган яңа хезмәт кертте. Хәзер аэропортка теркәлүгә аз гына соңга калып килүче пассажирлар утыртуга өлгерергә мөмкин.

Төп шарт - пассажирга очканчы 31 минут кала аэропортка килергә һәм 1А терминалында урнашкан эчке рейсларны теркәү стойкалары каршындагы мәгълүмат өстәленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хезмәт күрсәтү бәясе: 1 һәм 1А терминалларында - 2400 сум, 2 яшьтән алып 12 яшькәчә балаларга 1200 сум. 2 нче терминалда - 3600 сум, 2 яшьтән алып 12 яшькәчә балаларга 1800 сум. Барлык терминалларда да ике яшькә кадәр балаларга бушлай хезмәт күрсәтелә.

Өстәмә шартлар арасында пассажирның багажы, махсус чаралары һәм коралы булмавы.

Хезмәт бары тик авиайөртүче вәкиле белән килешенгәндә генә һәм рейс тоткарлануга китермәгән очракта гына күрсәтелергә мөмкин. Шулай итеп, «Казан» халыкара аэропорты хезмәт күрсәтүдән баш тарту хокукын үз карамагында калдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International