Бүген «Казан» халыкара аэропортында Казан дәүләт мәдәният институтының иҗат коллективлары чыгыш ясады. Концерт бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иде.
Артистлар пассажирларны «Ак чәчәкләр» татар милли биюе һәм «Туган тел» җыры белән аэропортның 1А терминалында каршы алды.
Казанга Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән килгән туристлар алар өчен әзерләнгән музыкаль сюрпризга һәм башкаручыларның вокал осталыгына сокландылар.
Исегезгә төшерәбез, ил аэропортларына безнең бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» дигән масштаблы бәйге 2018 ел ахырында узды. Финал тавыш бирүдә республиканың ике халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелде. «Казан» аэропорты буенча халык тавыш бирүендә Габдулла Тукай варианты җиңде. «Бигеш» өчен ил халкы Николай Лемаев исемен сайлады.