Казанда юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү мәсьәләләрен карадылар

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм KAZAN DIGITAL WEEK 2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында Россия Федерациясе субъектларының юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

Анда эшче төркем әгъзалары - Федераль юл агентлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ, ТР буенча «Россия юллары» ФКУ, «Автодор» ДК вәкилләре, шулай ук Россия субъектларының хөкүмәт вәкилләре катнашты.

Интеллектуаль транспорт системасы - транспорт челтәрен нәтиҗәлерәк файдаланырга ярдәм итә торган комплекс. Биредә транспорт чарасына яки юл инфраструктурасына кертелгән мәгълүмати, коммуникацион һәм идарә технологияләре кулланыла.

2020 елдан алып «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төбәкләргә федераль бюджеттан интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү чараларын тормышка ашыру өчен бюджетара трансфертлар бүлеп бирелә. ИТС 300 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрне үз эченә алган шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыруны күздә тота.

Үзенең кереш сүзендә Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко билгеләп үткәнчә, бүген эш төркеменең дүртенче утырышы уздырыла, ул шулай ук KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында оештырылган. 2020 елның февралендә Белгородта узган икенче утырышта интеллектуаль транспорт системаларын кертү буенча Белгород өлкәсе тәҗрибәсе каралды. Өченче утырыш 2020 елның сентябрендә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә онлайн режимында узды. Һәм менә дүртенче утырыш Казанда күзгә-күз очрашып уза һәм 2020 елда агломерациянең нинди уңышларга ирешүен күрергә мөмкинлек бирә. Игорь Костюченко әлеге чара һәр төбәктә интеллектуаль транспорт системаларының нәтиҗәле гамәлгә ашырылуына ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Шулай ук кереш сүз белән катнашучыларга Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов мөрәҗәгать итте һәм Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов халык саны 300 меңнән артык булган шәһәрләрне үз эченә алган шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыруны күздә тоткан интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен күрсәтү белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2010 елда, Татарстан ИТС мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлагач, бердәм федераль структура юк иде. Бүген вәзгыять тамырдан үзгәрде. Россия Федерациясендә ИТС буенча нормалар кертелде, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектында төбәк проектларына карата таләпләр, интеграция принциплары, финанс заявкаларын җайга салу методикалары булдырылды. 2010 елда ук ике ИТС термины кертелде - «төп һәм тәэмин итүче системалар». Аларның төп функциональ эчтәлеге - заманча автомобильләштерү һәм территорияләрне урбанизацияләү шартларында урам-юл челтәренең үткәрүчәнлек сәләтен тәэмин итү.

Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, милли проект кысаларында ИТС проектларының беренче этабы 2020 елда 370 млн сумга гамәлгә ашырылган. Бу, транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын булдыру, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үстерү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотовидеофиксацияләү системасын үстерү, автоматик үлчәү контроле системасын үстерү, транспорт тармагын цифрлаштыру өчен инновацион карарлар һәм пилот проектларны гамәлгә кертү өчен акча юнәлдерергә мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта 7 база модуле тормышка ашырылган, алар реаль вакыт режимында зур мәгълүматларны җыю, визуализацияләү, анализлау һәм оптималь идарә итү карарларын генерацияләү мөмкинлеге бирә.

2021 елда Татарстанга шулай ук ИТС кертү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен 370 млн сум бүлеп бирелгән.

2020 елда 300 меңнән артык халкы булган шәһәрләрне үз эченә алган шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыруны күздә тоткан интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү чарасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында Федераль юл агентлыгының төбәк үсеше һәм милли проектын тормышка ашыру идарәсе башлыгы урынбасары – ДШП төбәк проектлары һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Денис Кирюхин сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, шәһәр агломерацияләрендә ИТС кертү өчен 2020 елда 3,3 млрд сум бүлеп бирелгән, алар Россия Федерациясенең 22 субъектына бүленгән. Гаризалар хупланганнан соң, төбәкләрдә конкурс документациясен әзерләү башланды, әмма аны эшләү һәм бастырып чыгару вакыты шактый озакка сузылды. Конкурсларга йомгак 2020 елның 3-4 кварталында ясалды. Шуңа бәйле рәвештә, касса белән үзләштерү ел ахырына күчерелде, трансфертларны үзләштермәү һәм чараларны гамәлгә ашыру срокларын өзү куркынычы зур булды. Денис Кирюхин төбәкләрне, кимчелекләр һәм таләпләрне бозулар аркасында, торглар гамәлдән чыкмасын өчен, сыйфатлы конкурс документациясен әзерләргә өндәде.

2020 елда башка бюджетара трансфертларны алу өчен Федераль юл агентлыгына гаризалар биргәндә төп хаталарны һәм 2021 елда аларны бетерү механизмнарын «Россия юллары» ФКУ башлыгы урынбасары Юрий Федюкин җиткерде.

Татарстан Республикасының шәһәр агломерацияләрендә транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын гамәлгә кертү турындагы доклад белән «Казан-Телематика» ҖЧҖ генераль директоры Марсель Нигъмәтҗанов чыгыш ясаячак.

Эшче төркем кысаларында катнашучылар Россия Федерациясе субъектларында интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү һәм алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International