Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Симферопольгә ташламалы субсидияләү программасы буенча рейслар ачыла.
Рейсларны Nordwind авиакомпаниясе Boeing 737-800 самолетында атнага өч тапкыр 29 майдан 30 октябрьгә кадәр башкара.
Бер якка билет бәясе 3935 сумнан башлана, өстәмә рәвештә комиссия җыемы түләнә.
Авиаташучы сайтында билетларны онлайн-сатып алу бары тик Россия Федерациясенең 23 яшькә кадәрге гражданнары һәм пенсионерлары өчен генә мөмкин.
Субсидияле йөртүдән пенсионерлар һәм 23 яшькә кадәрге гражданнардан тыш төрле яшьтәге I төркем инвалид һәм аны озатып йөрүче зат, шулай ук инвалид баланы озатып йөрүче зат, һәм балачактан II яки III төркем инвалид, күп балалы гаилә таныклыгы яисә күп балалы гаилә статусын раслаучы башка документлары булган Россия Федерациясе гражданы файдалана ала.
Шуны да искәртик: субсидияләнә торган тарифлар буенча 20 кг га кадәр булган багажны (3 үлчәү суммасы буенча 203 см дан артык булырга тиеш түгел) һәм 10 кг га кадәр (40х30х20 см) кул йөген түләүсез алып барырга рөхсәт ителә.
Рейслар, тарифлар һәм кагыйдәләр турында тулырак мәгълүматны «Бигеш» аэропорты кассаларында 8 8552 796 706 телефоны буенча ачыклагыз.