Егоров Андрей Вячеслав
улы
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420061, Казан шәһәре, Ершов урамы, 31а
Телефон:
(843) 291-90-13
Факс:
(843) 291-90-18
E-Mail:
Priemnaya.02@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1976 елның 17 нче сентябрендә Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә туган.

1998 елда “Эчке янулы двигатель” белгечлеге буенча Кама политехник институтын, 2002 елда "Хокук" белгечлеге буенча Татарстанның Бизнеска булышлык күрсәтү институтын тәмамлаган.

1998-2004 елларда - “Камсервис плюс” ҖЧҖ тәэмин итү буенча инженер, сәүдә эшләре буенча директор урынбасары.
2005-2006 елларда – “Кварц” Сәүдә компаниясе ҖЧҖ директоры урынбасары.
2006-2007 елларда – “Юпитер – НК” ҖЧҖ директор.
2007 елда - “Кама – Нижнекамск” ҖЧҖ менеджер.
2007-2008 елларда – “Торговый дом “Кама” ҖЧҖ менеджер.
2008-2013 елларда – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының икътисади анализ hәм транспорт бүлеге башлыгы урынбасары, транспорт hәм элемтә бүлеге башлыгы.
2013 елның 21 нче октябреннән бирле – Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.

А.В. Егоровның бүләкләнүләре:
Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгының рәхмәт хаты, 2012 ел;
Россия Федерациясе транспорт министрлыгының “Транспорт объектларын төзү өчен” медале, 2015 ел;
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, 2016 ел;
Россия Федерациясе транспорт министрлыгының Мактау грамотасы, 2016 ел;
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, 2016 ел.


Өйләнгән, улы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования