Сафин
Ленар Ринат улы
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420061, Казан шәһәре, Ершов урамы, 31а
Телефон:
+7 (843) 291-90-10
Факс:
+7 (843) 291-90-08
E-Mail:
mindortrans@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1969 елның 11 нче февралендә Арча шәһәрендә туган. "Хокук" белгечлеге буенча - Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1993 ел), "Менеджмент" белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган (2000 ел). Юридик фәннәр кандидаты.

1986-1993 елларда – КДУда укый.
1993-1995 елларда – Казан финанс-икътисад институтының тарих һәм хокук кафедрасы ассистенты.
1995-1998 елларда – КДУ җинаять хокукы кафедрасының өлкән укытучысы.
1998-2008 елларда – КДУның җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы доценты.
2008-2009 елларда - "Главтатдортранс" дәүләт учреждениесе директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары.
2009-2010 елларда - "Главтатдортранс" дәүләт учреждениесе директоры.
2010 елның 22 нче апреленнән бирле – Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Л.Р. Сафинның бүләкләнүләре:

Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе Рәхмәте, 2011 ел;
Россия Федерациясе транспорт министрлыгының Мактау грамотасы, 2012 ел;
“Россия транспортының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе, 2013 ел;
II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале, 2014 ел;
Россия Федерациясе транспорт министрлыгының “Транспорт объектларын төзү өчен” медале, 2015 ел;
“Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” мактаулы исеме, 2016 ел;
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте, 2017 ел;
Россия Федерациясе Транспорт министры Рәхмәте, 2017 ел.;
"Фидакарь хезмәт өчен" медале, 2018 ел;
Почет ордены, 2019 ел;
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2019 ел;
Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының II дәрәҗә «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале, 2019 ел.



Өйләнгән, ике баласы бар.

Шөгыльләре: ау, балык тоту, тау чаңгылары, хоккей.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования