Саба районында “Казан-Шәмәрдән”-Курсабаш-Сүлә автомобиль юлы төзекләндерелде

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
      ТР Саба районында “Казан-Шәмәрдән”-Курсабаш-Сүлә автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды.
      4225 м озынлыктагы автомобиль юлы 4,5 м киңлектәге бер хәрәкәт полосасы белән юл нормативы V техник категория буенча төзелгән һәм бер катлам асфальт-бетон белән түшәлгән. Юл Курсабаш һәм Сүлә авылларын тоташтырды.
       Эшләрнең генераль подрядчысы “Татавтодор” ААҖ, проектчы “Институт Агротранспроект” ҖЧҖ булды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International