Казанда Олимпия уты эстафетасында катнашучылар иминлеген тәэмин итү өчен транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертеләчәк

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
      2013 нче елның 30-31 декабрендә Казанда 2014 елда Кышкы Олимпия уеннарының Олимпия уты эстафетасындакатнашучылар иминлеген тәэмин итү өчен кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертеләчәк.  
      30 декабрьдә 8.00-10.00 сәгатьтә Сәед Галиев урамында һәм янәшәсендәге территориядә хәрәкәткә чикләмә кертеләчәк.
      31 декабрьдә 8.00-14.00 сәгатьтә Олимпия уты эстафетасы үтүче түбәндәге маршрутларда хәрәкәт чикләнәчәк:
-     Җиңү Проспекты ур., Ырынбур тракты, Эсперанто ур., Петербург ур.;
-     Тихомиров ур., Пушкин ур., Татарстан ур., Иске Татар бистәсе;
-      Уң як Болак ур., Кремль ур., Ирек мәйданы;
-      Ленин дамбасы, Казан гаилә үзәге, Казан Арена стадионы.
      Чара үтәсе районнарда транспорт чараларын тукталышка кую тыела.
      Транзит һәм йөк ташу транспорты чараларына Казан аша хәрәкәт чикләнәчәк.
      Бәйрәм алды көннәрендә шәһәр урамнарында транспортны киметү өчен  ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ казанлылырны һәм Казан кунакларын Яңа елны бәйрәм итүгә алдан ук хәзерләнеп куюларын һәм уңайсызлык кичергән очракта аңлап карауларын сорый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International