Горький тимер юлының Казан төбәгендә гыйнвар-сентябрь айларында 4 млн 52 мең тонна йөк ташылган. Бу узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 20,4% артыграк.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3575 кеше килгән, 3466 пассажир киткән.