Зур Казан боҗрасында 17 яңгыр кабул итү коесы монтажланган

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү дәвам итә.

Узган атнада төзелеш график буенча алып барылган. Шулай итеп, 7000 кубометр грунт чыгарылган, 700 кв. м җир катламыннан юл өемен  планлаштыру башкарылган.

Формалаштыручы элементларны җыю, опалубканы монтажлау һәм юлүткәргечнең уң ягындагы торык корылмасына арматуралар урнаштыру дәвам итә. Киерелә торган арматураны монтажлау буенча эшләр башланган.

Җир өсте җәяүлеләр кичүенә килгәндә, биредә арматуралау, баганаларны монтажлау һәм конструкцияләрне бетонлаштыру эшләре бара. 3 нче номерлы баскыч җыенының ике баганасы бетонланган. Торык корылмасын җыю дәвам итә.

Яңгыр сулары канализациясен сузу һәм уң һәм сул як съездлар буенда коелар урнаштыру дәвам итә. Бер атна эчендә 17 яңгыр кабул итү коесы монтажланган.

1 этап төзелешендә 68 инженер-техник персонал һәм 15 берәмлек техника эшли.

Генераль подрядчы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының 800 м озынлыктагы 1 этабын төзү иң авыры булып тора. Бирегә дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) керә, ул беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә юлүткәргече 4 транспорт хәрәкәте полосасы өчен төзеләчәк.

Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International