Яр Чаллыда «Беляев» тукталышында яңа трамвай тукталышы павильоны барлыкка килде

2020 елның 27 марты, җомга

Яр Чаллыда «Беляев» тукталышында яңа трамвай тукталышы павильоны барлыкка килде. «ПАД» МУП хезмәткәрләре җайланманы чаллылылар мөрәҗәгатеннән соң куйдылар.

2020 елга эш планына «Домостроителей», «Гидростроитель» һәм «Курчак театры» тукталышларында тукталыш павильоннары урнаштыру эшләре кертелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сораулар социаль челтәрләрдә даими рәвештә килеп тора. Аларның берсен Чаллы кызы «Вконтакте» социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә калдырган. Әбүнәче ни өчен койма тукталыш павильоны алдында куелган дигән сорау биргән. Төркемдә аңлатмалар оператив рәвештә бирелгән. Чынлыкта исэ бу тукталыш павильоны түгел, ә сәүдә павильоны икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International