Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 167 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылу очрагы теркәлмәгән.

Казан аэропортыннан 48 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 6 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 1812 кеше килгән, 1310 пассажир киткән.

26 нчы мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр. Температура: көндез +7..+9 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International