Татарстанда илкүләм проект буенча Бөгелмә-Уральск региональ юл участогы төзекләндереләчәк

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Агымдагы елда Татарстанның Бөгелмә районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 1,1 км озынлыктагы Бөгелмә-Уральск юлының бер өлеше яңартылачак. Юл эшләре вакытында асфальт-бетон катламының өске катламын ремонтлау һәм юл кырыйларын ныгыту планлаштырыла.

Гомуми озынлыгы 24 км булган төбәк әһәмиятендәге Бөгелмә-Уральск автомобиль юлы Оренбург өлкәсе белән чиккә чыга һәм Ижевск-Бузулук-Казахстан транспорт коридорының бер өлеше булып тора. Ул 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән 7 м киңлектә проектланган. Биредә хәрәкәтнең уртача интенсивлыгы тәүлегенә 5000 автомобильдән артып китә.

Узган елда шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча бер километрга якын озынлыктагы әлеге автомобиль юлы участогы ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International