Чирмешән муниципаль районында 24 марттан алып ремонт эшләре тәмамланганчы «Кузайкино - Нурлат» - Чирмешән автомобиль юлы вакытлыча ябык. Хәрәкәтне чикләү турында карар юл катламының канәгатьләнмәслек булуы сәбәпле кабул ителде.
Урап узу өчен автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Акъяр – Чирмешән - Шентала автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юлы буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.