Үткән тәүлектә республика юлларында 343 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 169 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 447 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 343.

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 6 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2556 кеше килгән, 1551 пассажир киткән.

24 нчы мартта республикада болытлы һава көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр. Температура: көндез -1..+4 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International