ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында машина йөртүченең активлыгын мониторинглаучы камера тәкъдим ителде

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында машина йөртүченең активлыгын һәм аның транспорт чарасы белән идарә итүгә игътибарлылыгын мониторинглаучы камера тәкъдим ителде. Җиһазны Яндекс.Такси белгечләре тәкъдим иттеләр һәм аның өстенлекләре турында сөйләделәр.

Программага конкрет машина йөртүченең активлыгының индивидуаль параметрлары салына. Шуның ярдәмендә камера машина йөртүченең гамәлләрен һәм аның торышын күзәтеп тора һәм тикшерә. Камера транспорт чарасы кабинасында куела һәм күзәтүгә комачауламый.

Юлдан читкә тайпылу очрагында, әйтик, игътибар кимү, йокыга китү, җайланма йөртүченең игътибарын кире кайтару өчен тавыш сигналы бирә.

Әлеге проектның төп юнәлеше - транспорт чарасы белән идарә иткәндә машина йөртүченең игътибарлылыгын арттыру юлы белән куркынычсызлыкны тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International