Connect халыкара авиация форумында «Казан» аэропорты яңа юнәлешләр ачуны карый

2020 елның 21 феврале, җомга

«Казан» аэропорты делегациясе Антальяда ел саен уздырыла торган Connect халыкара авиация форумында катнаша. Бирегә 65 авиакомпания һәм 250 аэропорт җитәкчеләре килгән. Форумның төп дискуссион темаларының берсе - һава транспорты өлкәсендә элемтәләрне җайга салу.

Форум кысаларында «Казан» аэропорты делегациясе Германия, Польша, Согуд Гарәбстаны, Бәһрәйн, Иран, Венгрия, Сербия, Эстония, Төркия, Россия һәм башка илләрдән иң эре авиакомпанияләр, аэропортлар һәм дөньякүләм танылган туристик операторлар вәкилләре белән очраша.

«Казан» халыкара аэропорты АҖнең стратегик үсеш буенча директоры Андрей Лопатин билгеләп үткәнчә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәләрен тормышка ашыру кысаларында һәм һава киңлекләренең маркетинг планы нигезендә форум мәйданчыгында авиакомпанияләр белән берлектә Мюнхен, Ереван һәм Тель-Авив кебек юнәлешләр карала.

Халыкара авиация форумына Airport Agency France оешмасы 2004 елда нигез салган. Аның максаты - гражданнар авиациясен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International