Үткән тәүлектә республика юлларында 588 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 8 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 318 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 206.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5046 кеше килгән, 4201 пассажир киткән.

21 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: көндез 0..+3 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International