Казанда милли проект буенча агымдагы елда Рихард Зорге урамы төзекләндереләчәк

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Казанда 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Даурия урамыннан алып Фучик урамына кадәр Рихард Зорге урамы төзекләндереләчәк.

4 км озынлыктагы Рихард Зорге урамы - Казанда иң озыннарының берсе, Совет һәм Идел буе районнары территориясендә урнашкан. Даурия, Бертуган Касыймовлар, Җиңү Проспекты, Юлиус Фучик һәм Имәнлек урамнары белән кисешә. Биредә метроның 3 станциясе урнашкан: «Горки», «Җиңү Проспекты» һәм «Дубравная». Урамнан шулай ук автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутлары да уза.

Урам Советлар Союзы Герое Рихард Зорге хөрмәтенә 1967 елда аталган. Урам башында совет разведчигына бюст куелган, 2005 елның маенда мемориаль такта куелган.

Рихард Зорге урамы, Казандагы Җиңү Проспекты кебек, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бер өлеше булган «Җиңү урамнары» проектына керде. Аның максаты - Җиңүнең 75 еллыгы елында Бөек Ватан сугышы белән бәйле урам-юл челтәре объектларын ремонтлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International