Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 161 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 456 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 313.

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3176 кеше килгән, 3515 пассажир киткән.

18 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле. Аерым районнарда бозлавык, буран, урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр. Көндез һава температурасы -1..+3 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International