Зур Казан боҗрасы: юлүткәргечнең торык корылмасын бетонлауга әзерләнә

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү дәвам итә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, узган атнада төзелеш график буенча алып барылды, кайбер пунктлар буенча – алданрак.  Шулай итеп, юлүткәргечнең сул яктагы торык корылмасына арматуралар урнаштыру буенча эшләр тәмамланган. Юлүткәргечнең торык корылмасы бетонлауга әзерләнә.

Төзелешкә ком кертү дәвам итә: план буенча 14000 кубометр урынына 15025 кертелгән. 1 нче номерлы терәк дивары буенда грунт эшләре бара - план 3150 булганда 3580 кубометр грунт чыгарылган.

Инженерлык коммуникацияләре буенча: ВЛ-110кВ югары вольтлы линияне демонтажлау, яңгыр сулары канализациясен булдыру һәм коеларны урнаштыру эшләре бара.

Чистарту корылмалары төзелеше дәвам итә, канализация насос станциясе коеларын урнаштыру эшләре бара.

Төзелештә инженер-техник персоналдан 92 кеше һәм 27 берәмлек техника эшли.

Генераль подрядчы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының 1 нче этабын төзү иң авыры. Бирегә дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) керә, ул беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында ике трамвай юлы өчен 9,5 м киңлектәге бүлүче полоса сузылачак, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә транспорт хәрәкәте полосасы өчен юлүткәргече төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International