Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 160 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 3 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 468 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 347.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3075 кеше килгән, 3143 пассажир киткән.

3 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил. Һава температурасы -2..-7 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International