Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге юлларда 406 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Төнлә төбәк әһәмиятендәге юлларда 226 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. Хәзер төбәк юлларына 406 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.

«Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады. Тимер юл транспорты штат режимында эшли.

Төбәк автомобиль юлларында үзгәрүчән һава шартларына тиз арада тәэсир итү өчен 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүматны реаль вакыт режимында алырга мөмкинлек бирә: фотолар, капламның торышы, юл температурасы. Алына торган мәгълүмат нигезендә метеопараметрларның үзгәрүе фаразы төзелә, бозлавык күренешләре барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтү ясала.

27 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар. Иртән һәм көндез аерым районнарда буран. Җил көньяктан төньяк-көнбатышка таба күчә, урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр. Һава температурасы көндез -1..-6 градус. Юлларда бозлавык.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли, (тел. 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.

Машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International