Татарстан илкүләм проект кысаларында күперләрне реконструкцияләү программасында актив катнашырга ниятли

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген РФ транспорт министры Евгений Дитрих «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән видеоконференция режимында быел беренче киңәшмә үткәрде. Евгений Дитрих хәбәр иткәнчә, илкүләм проектка күперләрне һәм юлүткәргечләрне ремонтлау һәм төзү программасы 1,115 трлн сумга керәчәк. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, регионнар программаны гамәлгә ашыру өчен күперләр исемлеген Росавтодор белән килештерергә тиеш. Әлеге объектларга проект-смета документлары булу мәҗбүри шарт булачак.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, Татарстан бу программада актив катнашырга ниятли. Һәм хәзерге вакытта 2020 елга реконструкция планына 10нан артык күперне кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән инде.  Татарстанда төбәк юлларында 56 күпер авария хәлендә, бу гомуми санның 9% ын тәшкил итә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада 11 күпер төзелде һәм 7 күпер ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International