Үткән тәүлектә республика юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 447.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2640 кеше килгән, 2991 пассажир киткән.

14 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы көндез 0..-4 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International