Үткән тәүлектә республиканың төбәк юлларында 229 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2019 елның 13 декабре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 170 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 331 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 229.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3431 кеше килгән, 3518 пассажир киткән.

13 нче декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -7..-12°, аязган вакытта -17° кадәр. Көндез максималь һава температурасы -4..-9°. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International