Түбән Камада «Безнең ишегалды» өчен проектлар өстендә эшләүгә балалар кушылды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Түбән Камада «Безнең ишегалды» проектына багышланган масштаблы рәсем конкурсында катнашкан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны бүләкли башладылар. 135 бала бер мең сум акча алачак. Бу хакта ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел җәй ТР Дәүләт Советының булачак депутаты Гөлнара Мөҗипова, «Безнең ишегалды» программасы буенча инициативалар җыеп, Студентлар округы халкы белән аралашты. Парламентарий күп катлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын реконструкцияләүнең эскиз проектларын әзерләүгә җитди карадылар, дип сөйләде. Шул чакта балаларны да җәлеп итү фикере туган.

ТҖҮ советы җитәкчесе Тимур Гәрәев билгеләп үткәнчә, конкурс балаларның барлык теләкләрен өйрәнергә мөмкинлек бирде. «Бу 2020 елда старт алачак программа өчен техник биремнең үзенә күрә бер өлеше», - дип аңлатты Гәрәев.

Оештыручылар балаларның рәсемдә балалар мәйданчыкларын, төрле уен элементларын һәм, әлбәттә, фонтан һәм аквапаркларны да  ясаулары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International