Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 170 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 316 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 226.

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2985 кеше килгән, 3855 пассажир киткән.

9 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз кар, юеш кар, көндез урыны белән. Төнлә аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр. Көндез максималь һава температурасы -2..+2°.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International