5 декабрьдә «Көнчыгыш» автовокзалыннан Казан-Кумертау регуляр төбәкара маршруты старт ала. Маршрут Уфа, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез шәһәрләре аша уза.
Автовокзалдан көн саен 20:00 сәгатьтә кузгалып китә. Юл вакыты 13 сәгать тәшкил итә. Юл бәясе - 1000 сум.
Ташучы: «БАЛ» ҖЧҖ
Исегезгә төшерәбез, шәһәрара рейска билетны автостанция сайтында яки «Автовокзал «Восточный» ҖЧҖ мобиль кушымтасы аша алырга була.
Автовокзал пассажирларга автобус билетларын 233-41-17, 259-30-37 телефоннары аша бушлай резервлау мөмкинлеге тәкъдим итә. Пассажирның билетны автостанция кассасында рейс киткәнче, ким дигәндә 30 минут алдан сатып алу мөмкинлеге бар.