Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3033 кеше килгән, 3345 пассажир киткән.
3 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Температура көндез -4..-9°.