2020 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1500 дән артык объект ремонтланачак

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Алексеевск муниципаль районында Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә эшендә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Чистай муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре, шулай ук проектны тормышка ашыруда катнашырга ниятләгән подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында төзелеш оешмаларының матди-техник базасының әзерлеге, кирәкле материалларны үз вакытында сатып алу һәм халык белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Ленар Сафин искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча формалаштырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру 2020 елдан башланачак һәм өч ел дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда 9626 ишегалды исәпләнә. Программа кысаларында юл өслеген һәм тротуарларны ремонтлау, республиканың барлык торак пунктлары ишегалларында тышкы яктырту планлаштырыла. Ленар Сафин сүзләренә караганда, элек, 2014 елдан 2019 елга кадәр, ишегалды территорияләре һәм квартал эчендә йөрү юллары шәһәрләрдә генә ремонтланган. 2020 елда ремонт программасына 1500-дән артык ишегалды кергән.

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга әзерлек кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә республиканың муниципаль районнары буенча зональ киңәшмәләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International