Новосибирск рейсларына билетлар сатыла башлады

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Oneworld® глобаль авиация альянсында катнашучы S7 Airlines авиакомпаниясе 2020 елның 4 гыйнварында «Новосибирск - Түбән Кама – Новосибирск» маршруты буенча даими рейсларны үтәргә керешә.

Толмачево аэропортыннан Бигешкә очышлар 2020 елның гыйнварыннан алып декабренә кадәр атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Рейс җәдвәле:

Толмачеводан 21:05 оча – Бигешкә 20:30 сәгатьтә килә;

Бигештән 21:20 сәгатьтә оча – Толмачевога 04:25 (+1 көн) килә.

*Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Новосибирскка даими рейслар Embraer 170 самолетларында башкарылачак, ул эконом класслы уңайлы салонда 78 пассажир утыртырга исәпләнгән.

Юл вакыты 3 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк. Бер якка очу бәясе -10 380 сум.

Толмачево - Азиядән Ауропага төп һава юллары кисешкән урында урнашкан көчле авиация хабы.

Новосибирск белән даими рейс Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләренә кадәр юлдагы вакытны янга калдырырга гына түгел, Кама аръягы халкына Новосибирск аэропортының трансфер потенциалын файдаланырга да мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә (Бангкок, Пхукет, Камрань, Гонконг, Сеул, Токио, Пекин һ. б.) S7 Airlines авиакомпаниясенең уңайлы рейсларыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Пассажирлар өчен өстенлек шунда ки, бөтен сәфәр бердәм билет белән рәсмиләштерелә, ә багаж ахыргы пунктка кадәр үк кабул ителә.

Новосибирскка рейс федераль бюджеттан, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе бюджетларыннан уртак финанслауда төбәкләрдә пассажирлар йөртүне субсидияләү программасы кысаларында тормышка ашырыла, шул сәбәпле рейска билетлар теркәлгән бәядән сатыла.

S7 Airlines рейсларына авиабилетларны www.s7.ru сайтында, iPhone һәм Android өчен кушымталар аша, шулай ук www.nbc.aero Бигеш сайтында һәм аэропорт кассаларында сатып алырга мөмкин.

Рейслар турында төгәл мәгълүматны авиакомпаниянең контакт үзәге 8-800-700-07-07 телефоны буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International