«Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» Татарстанда яңа кораблар төзүгә ярдәм күрсәтергә әзер

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Россия төбәкләре пассажирлар йөртү өчен елга флотын яңартуга мохтаҗ. Ягулыкның экологиягә зыян китерми торган төрләрендә эшләргә сәләтле яңа кораблар әлеге бурычны хәл итү өчен туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүдә «Транспорт атналыгы» кысаларында РФ транспорт министры Евгений Дитрих катнашындагы эшлекле иртәнге ашта ясаган чыгышында шул хакта хәбәр итте.

Әңгәмә барышында РФ транспорт министры ТР Президентыннан «Чайка» тибындагы суднолар төзү проектын гамәлгә ашыру ничек баруы белән кызыксынды. «Әлеге кораб Яшел Үзән проект конструкторлык бюросы тарафыннан төзелгән, иң мөһиме – ул газ-мотор ягулыгында эшли. Ул нинди бурычлар һәм максатларны хәл итә соң? Субъект җитәкчеләре Себердә яки Идел буенда җәйге сезонның төп өлешендә кешеләрне йөртергә кирәклеге хакында әйтер, мөгаен. Бүгенге көндә файдаланыла торган корабларның барысы да – начар хәлдә. Шунлыктан, без бу проект хакында фикер алышырга, Горький исемендәге Яшел Үзән заводында кораблар төзергә телибез», - диде Миңнеханов.

Әңгәмәне дәвам итеп, Евгений Дитрих «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» генераль директоры Сергей Храмагиннан компаниянең проектны гамәлгә ашыруга әзерлеге белән кызыксынды. «Без Татарстан белән барысына да әзер», - дип җавап бирде Храмагин.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ транспорт министры Евгений Дитрих катнашындагы эшлекле иртәнге ашта булды. Анда Россия төбәкләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү хакында фикер алыштылар.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International