2020 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 154 км автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2020 елга юл эшләре программасына кертү өчен объектлар исемлеге әзерләнгән. Әлеге исемлек буенча муниципалитетларда һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советында фикер алышу булып узды.

2020 елда Татарстанда илкүләм проект буенча төбәк челтәре юллары һәм өч эре шәһәр агломерациясендә - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама юллары төзекләндереләчәк.

114 км төбәк юлларын төзекләндерү планлаштырыла.

Казанда Болотников, Фрунзе, ТЭЦ урамнары, Рихард Зорге урамының Даурия урамыннан Бертуган Касыймовлар урамына кадәр өлеше һәм башкалар яңа кыяфәт алачак (гомуми озынлык - 29,3 км).

Яр Чаллыда ремонт программасына Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр Машина төзелеше урамы, Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр Раскольников урамы, Залесный проспекты  кергән (гомуми озынлык - 8,6 км).

Түбән Камада гомуми озынлыгы 2,1 км булган Корабельная урамы белән кисешкән җиргә кадәр Тынычлык проспектын төзергә һәм Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр Шинниклар проспектын ремонтларга планлаштырыла.

2020 елга илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,256 млрд. сум тәшкил итә. Шул исәптән төбәк юллар челтәрен ремонтлауга республика бюджеты 1,416 млрд. сум бүлеп бирә. Казан агломерациясенә - 2 млрд. сум, шуларның 1 млрд. сумы – федераль бюджет. Чаллы агломерациясенә - 1,36 млрд. сум, шуларның 680 млн. сумы – федераль бюджет. Һәм Түбән Кама агломерациясенә - 480 млн. сум, шуларның 432 млн. сумы - федераль бюджет.

Фотода: 2020 елда илкүләм проект буенча ремонт планлаштырылган Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлы участогы (35,8 дән 38,4 км га кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International