Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең 113 участогы бетерелгән

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны ачыклау һәм аларны бетерү буенча чаралар оештыру буенча уртак эш алып баралар. Бу «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының төп максатларыннан берсе.

Шулай итеп, 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 113 урын ачыкланган, шул исәптән 11е – федераль, 3се – төбәк һәм 99ы - җирле юлларда. 2017 ел белән чагыштырганда кимүгә ирешелгән, ул вакытта юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 128 урын булган. Бу участокларда елына зыян күрүчеләр белән өч һәм аннан да күбрәк юл-транспорт һәлакәте булган. Моннан тыш, 58 авария куркынычлыгы янаган урын билгеләнгән, ягъни ике юл-транспорт һәлакәте булган урыннар һәм һәлак булучылар белән Татарстан Республикасы юл-урам челтәренең 64 участогы. Барлык участокларда да юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар үткәрелгән. Шулай ук 4 светофор объекты, 27 тукталыш павильоны һәм  юл билгесен кабатлаучы 17 берәмлек 5.19.1 «Җәяүле кичүе» билгесе урнаштырылган.

Шулай ук 18 муниципаль район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге дәрәҗәсен арттыру кысаларында 104 ясалма тигезсезлек урнаштырылган. Каршы як полосага чыгу сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен, шулай ук җәяүлеләрнең юл өлешенә чыгуны чикләү өчен 14 муниципаль районда төбәк юлларындагы 84 участокта 14,65 км тимер барьер киртәләр урнаштырылган.

Мәктәпкә кадәр балалар йөри торган маршрутларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар үткәрелгән. Аерым алганда, 94 мәктәпкә керү юллары норматив хәлгә китерелгән, мәктәпләр янында 188 җәяүлеләр кичү урыны булдырылган, гомуми озынлыгы 152,4 км булган мәктәп автобуслары йөри торган маршрутларда 63 участокның эксплуатацион торышы яхшыртылган.

Агымдагы елның ун аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 23 урын ачыкланган. Аларны бетерү эшләре 2020 елда башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International